Сабан туе

(М. Садри сүзләре)

Сабан туе — хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе шул;
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп
Бәйрәм итик көн буе.

Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары шул;
Котлы булсын, колхоздашлар,
Ямьле сабан туйлары.

Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар, бергә-бергә шул;
Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гомергә.

Син кайда идең

(Нәби Дәүли шигыре, Рөстәм Яхин көе)

Син кайда идең
Кайларда йөрдең,
Ничек мин сине,
Күрмәдем икән?
Син торган йортны,
Синең урамны
Ничек кенә мин
Белмәдем икән?

Дөньялар гиздем,
Зур юллар кичтем,
Чакырды мине
Синең күзләрең.
Синең исемеңне
Мин белми идем;
Сине сагындым,
Сине эзләдем.

Тик сиңа гына,
Җырлармын диеп,
Мин йөрәгемдә
Бер җыр йөреттем.
Бер көнне әле
Очрарсың диеп,
Иртә дә кичен
Мин сине көттем.

Бүген син минем
Каршыма килдең
“Мин дә бит сине
Эзләдем, — дидең. —
Мин дә бит сине
Сагындым”, — дидең.
Кайларда йөрдең
Син кайда идең?

Туган тел

(Габдулла Тукай шигыре)

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам,
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнәмне, ходам!